Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бакчачы киңәше

Агачларның яфраклары каралып чыкты. Ул нилектән икән? Аларны ничек коткарып калып була?

Сорауга районның бакчачылар клубы җитәкчесе Расыйх Латыйпов җавап бирә:
–Быел бу чир күп кешедә күзәтелә. Монилоз, монильный ожог булырга мөмкин. Ул гөмбәчек эләксә, агачларның яфраклары шул хәлгә килә. Ул гөмбәчек тиз тарала. Аны бөҗәкләр ташый, җил, яңгыр белән дә таралырга мөмкин. Еш кына агач ботагы белән карала. Зарарланган ботакларны кисегез. Агачны язын 3 процентлы бордоский катнашмасы белән эшкәртегез. Хәзер хорус сиптерергә мөмкин. Эшкәртүне 10 көн саен кабатлагыз. Салкынча көнне сибү нәтиҗәлерәк.
Әлеге чирдән агач тулысынча юкка чыгарга да мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев