Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бала алдаса, нишләргә?

Күп балалар ялганның дөреслектән нәрсә белән аерылуын белми. Аларның уйдырмалары еш кына бай фантазиягә бәйле була.

Кайвакыт ялганның сәбәбе – онытучанлык. Бәләкәч бары тик моңа кадәр нәрсә эшләгәнен хәтерләми. Кайбер очракларда бала шул рәвешле үзенә игътибар җәлеп итә. Бала алдаган вакытта ата-анага нишләргә?

Уйдырмаларны тыныч күңел белән тыңлагыз.
Әгәр бала фантазияләргә бирелеп китсә, борчылмагыз. Бу – үсешнең нормаль өлеше. Кайбер балаларның уйлап чыгарылган дуслары була. Алар белән аралашу социаль күнекмәләр формалаштыра. Улыгыз яки кызыгызның уенына сез дә кушылыгыз, дусты белән таныштыруын сорагыз.

Дөресен сөйләвен хуплагыз, күңелен күтәрегез.
Баланы гаебе өчен ачуланмагыз. Уртаклашуы өчен рәхмәт әйтегез. Дөресен сөйләгәндә мактагыз, әрләүдән тыелып торыгыз. Шул вакытта бала дөресен сөйләү яхшырак икәнлеген аңлар.

Гаепләмәгез.
Фикерләрегезне йомшаграк формада белдерегез. Алар баланы инкарь итүгә түгел, дөресен сөйләүгә китерергә тиеш. Уенчыкларны кем таратып ташлаганны кырыс рәвештә сорап һәм ялган ишетеп була. Аның урынына бергәләп җыештырырга тәкъдим итегез һәм сөйләштерегез.

Реклама

Баланы артык йөкләмәгез.
Артык күп кагыйдәләр тагып, зур өметләр багламагыз. Балаларга истә калдырырга, бигрәк тә кагыйдәләргә буйсынырга авыр. Сезнең кәефегезне төшермәс өчен бала ялганларга тырыша.

Ышанычны ныгытыгыз.
Балаларга үрнәк булыгыз. Ярымдөрес сүзләр сөйләмәскә тырышыгыз. Сүзегездә торыгыз, барып чыкмаса, гафу үтенегез.

Сәбәпләрен ачыклагыз.
Баланы нәрсә ялганларга этәрүен белергә тырышыгыз. Гаеп гел балада гына түгел, олыларда да булырга мөмкин. Бу мәсьәләгә җитди караш бала белән мөнәсәбәтләрне җайга салырга булышыр.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/bala-aldasa-nishlrg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев