Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бала караучы нәни кызчыкның мәетен ике көн яшереп тоткан

30 гыйнвар көнне Ленинград өлкәсендә хокук саклау органнарына бер хатын-кыз нарасыеның бала караучы кулыннан һәлак булуын хәбәр иткән. Фаҗига Мурино шәһәрендә булган.

Полиция хезмәткәрләре чакырылган урынга шундук килеп җиткән һәм сабый тәненең шешеп, күгәреп чыгуын күргән. Баланың соңгы берничә ай дәвамында няня белән яшәгәнлеге ачыкланган. Кызчыкның әнисе әйтүенчә, няня сабыйның чирләп торуын әйтеп, аны өеннән килеп алуны сораган. Ана кеше килгәндә, сабые инде үлгән булган. Ул баласының мәетен өенә алып кайткан һәм полиция белән “Ашыгыч ярдәм” чакырткан.
Ren.tv яңалыклар порталы хәбәр иткәнчә, бала караучы тоткарланган. Хәзерге вакытта Тикшерү комитеты хезмәткәрләре нәни кызчыкның үлеме сәбәпләрен ачыклый.

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/01/73541/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев