Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балалар җылы, назлы карашны тиз тоялар

Апастан Гүзәлия Гаптелвәлиева - тәрбияче ярдәмчесе.

( 8 март, “Апастово-информ”).


Ул Свияжный бистәсенең “Ләйсән” балалар бакчасында эшли. Кече төркемгә йөрүче балаларны карый ул.
“Югары белемем булса да, бакчага эшкә килүемә бер дә үкенмим. Балаларны бик яратам. Аларны ашату, юындыру гына түгел, төрле шөгыль дәресләрендә тәрбияченең уң кулы булып торам”, - ди ул үзе.
Хезмәттәшләре дә Гүзәлиянең игътибарлы, ярдәмчел булуы, һәр эшне җиренә җиткереп эшләве турында мактап сөйлиләр.
“Тәрбияче ярдәмчеләре икенче әни кебек бит алар. Балалар җылы, назлы карашны бик тиз тоялар. Шуңа да йомшак күңелле Гүзәлия апаларын бик якын күрәләр. Ата-аналар да аның турында матур фикердә”, - ди бакча мөдире Алсу Сөнгатуллина.
Гүзәлия ике бала анасы. Тормыш иптәше Алмаз белән ике кыз бала тәрбияли. Үзе бакчада гөлләр үстерергә ярата, алмазлы мозаика белән картиналар иҗат итү белән мавыга. Аның күңел җылысы һәр сабыйга да җитәрлек.

#яшәавылымминем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев