Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Балалык хыялы: Рөстәм Миңнеханов әтисенә охшарга теләгән

Бүген, балачак теләкләр тормышка ашу Көнендә #марафон детскихжеланий үтә. Социаль челтәрләрдән кулланучылар үзләренең балачакта нәрсә турында хыялланганнары турында сөйлиләр, фотоларын куялар.

(Казан, 22нче апрель, “Татар-информ”).
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Балачак хыялы” флешмобына кушылды һәм үзенең социаль челтәрләрдәге әбүнәчеләре белән балачактагы иң зур теләге турында сөйләде. Республика җитәкчесе балачакта әтисенә охшарга тырышкан.


“Әти белән. Мин аңа охшарга хыялланган идем!”, - дип язган Рөстәм Миңнеханов әтисе белән төшкән фотосы астында. Ул, чыннан да, әтисенә охшаган. Нургали Миңнеханов үзенә дә һәм башкаларга да бик таләпчән булган. Ләкин, беркайчан да кешелек сыйфатларын югалтмаган, авырлыклардан курыкмаган. Кешеләргә гади һәм мәрхәмәтле булган һәм бик күпләргә ярдәм иткән.


Бүген, балалык хыяллары тормышка ашу көнендә “Минем белән хыяллан” Бөтенроссия игелек проекты интернет акциясе кысаларында, балачак хыяллары марафоны үтә. Кулланучылар социаль челтәрләрдә үзләренең фотолары белән уртаклашалар, нәрсә турында хыялланганнары хакында сөйлиләр.


“Минем белән хыяллан” проекты “Россия - мөмкинлекләр иле” АНОсына керә. Рөстәм Миңнеханов, элегрәк тә, проектны хуплаган иде. Ул Казан шәһәреннән 11 яшьлек Әмирхан Садыйковның хыялын тормышка ашырды. Яңа ел төнендә Әмирхан вертолетта очу белән хыялланган иде.


2018нче һәм 2019нчы елларда проектны Россия Президенты Владимир Путин күтәреп алды. Ул тормышларына куркыныч янауга китерерлек, сәламәтлекләре бозылган алты баланың хыялый теләкләрен үтәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев