Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә Татарстанда ярты миллион агач утыртачаклар

Агачларны урманнарда, паркларда, аллеяларда һәм скверларда утырту каралган.

(Казан, 20нче апрель, “Татар-информ”)
Татарстан урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, Республика урманчылары Бөек Ватан сугышында һәлак булган татарстанлылар истәлегенә 483 меңнән артык агач утыртачаклар.


Агачларны утырту Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап, “Хәтер бакчасы” халыкара акциясе кысаларында оештырылачак. Республикабызда бу акция 25нче апрельдә старт ала һәм ТАССРның сугыштан кайтмый калган 381,9 мең якташыбызның батырлыгын мәңгеләштерәчәк.
“Татарстанда санитар-эпидемиологик хәлне истә тотып, агач утырту Татарстан урман хуҗалыгы министрлыгы тармак хезмәткәрләре көче белән оештырылачак”, - дип билгеләп үтә оешманың матбугат хезмәте.


Урман хуҗалыгы оешмалары хезмәткәрләре бу эшне коронавируска каршы профилактика тәкъдимнәрен үтәп, билгеләнгән дистанцияне саклап һәм шәхси саклану чараларын кулланып, ике кешедән дә артмаган төркем рәвешендә башкарачаклар.


Агачлар урман фонды территорияләрендә, шәһәрләр һәм торак пунктларның паркларында, скверларында һәм аллеяларында оештыралачак.
Россия һәм СНГ илләре территорияләрендә, халыкара акция кысаларында, Бөек Ватан сугышында һәлак булган 27 млн. батыр хөрмәтенә, барлыгы 27 млн. агач утырту күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев