Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бер булмаса булмый икән инде ул, жәмәгать!

Өченче хатын белән дә эшләр пешмәде минем. Елга якын этле-мәчеле яшәгәннән соң дөбердәтеп өеннән куып чыгарды явыз нәрсә.

Инде мунчалаланып беткән паспортымда пичәт сугарлык бүтән урын калмаганлыктан, тагын бер кат өйләнеп бәхетемне сынап карау турында уйларлык та түгел иде. Шуңа күрә, бөтен булган хуҗалыгымны армиядән алып кайткан дембель чумаданына тутырып, үземнең туган якка, әни-карчык янына кайтып киттем…  Беренче хатынымны кайчандыр яшьлек юләрлеге белән үзем ташлап киткән идем. Икенчесе өрек сатарга килгән үзбәккә ияреп качып китте. Шул кайгыдан өченчесенә йортка кергән идем. Инде менә бусына да ярап булмады. Ярый әле кайтып егылырга туып-үскән нигез бар! Дөресен генә әйткәндә, күптән кайткан юк иде инде авылга. Үзгәргән авыл, бик нык үзгәргән. Танырлык да түгел. Әни-карчык та бик бетерешкән. Минем инде өченче тапкыр да аерылганымны ишеткәч, яулык чите белән генә авызын каплап: "И, бала, бала, бер дә бәхетең булмады инде", - дип әкрен генә елап җибәрде. И-и, Алла, ярый әле безне кызганырга әниләр бар бу дөньяда! Авылдагы дус-ишләр, яшьтиләр барысы да өйләнешеп, гаилә корып, кайсы-кайда дөнья куып яталар икән. Ачык тәрәзәдән яртылаш урам якка сузылдым. Ни күзем белән күрим - күршем Салихҗан! Салихҗан белән заманында бер класста укыган идек без. Тик беренче класста ук утырып калды ул. Мин сигезне бетереп, шәһәргә киткәндә ул әле бишкә генә күчкән иде. Урам уртасындагы пычрак суда коенып ятучы үрдәкләрнең котып алып, бер көчемә: "Дөл-д-и-и!!!" - дип сөрән салдым. Салихҗан үзләренең кушаматын ишетеп, тирә-ягына карана башлады. Ачык тәрәзәдән минем карап торганны күргәч, тешсез авызын ерып, тавышсыз гына көлеп куйды. Менә ичмасам Салихҗан бер тамчы да үзгәрмәгән! Әле һаман да авызына теш куйдырмаган икән. Хәер, чәче генә коела башлаган бугай. Мин кулымны изәп, Салихҗанны үзебезгә чакырдым. Ул тиз генә капка төпләрендә туктатып, алашасын тугарды да җилфердәп безгә килеп керде. Без бик күптән күрешмәгән якын туганнар кебек кочаклашып, шап-шоп иңбашларына сугыштык. Мин ерактан ук алып кайткан кала күчтәнәчен шап иттереп өстәл уртасына утырттым. Авыл хәлләрен сораштыра торгач, акрынлап шешә төбенә җиткәнне дә сизми калганбыз. Отпускагамы соң, әллә ялга гынамы? - дип сорады Салихҗан. Кайттым әле менә, - мин әйтәм. - Әзрәк ял итеп, кеше рәтенә кереп китмәкче булам, - дим, витаминлы яшел суган чәйни-чәйни. - Аерылдым бит мин, күрше, тагын. - Әй, жүләр син, җүләр! Әгәр синең кебек өйләнә алсам, мин менә мәңге аерылмас идем, - дип көрсенде Салихҗан. Мин бит әле, яшьти, һаман өйләнә алмадым… Соң, бигрәк әйбәт! Үзеңә-үзең хуҗа! Кайчан телисең, шунда кайтасың. Нәрсә ашыйсың килә, шуны пешерәсең. Аш-суга осталыгың бар. Ашыйсың-эчәсең дә рәхәтләнеп ятып йоклыйсың… Йоклап булмый шул, - дип, Салихҗан кул аркасы белән такырая башлаган баш түбәсен сыпырды. - Туйдым бу ялгызлыктан, тәмам гарык! Әле менә өченче көн күрше авылга он тарттырырга барган идем. Шунда тегермәнче карт белән сөйләшеп киттек. Киленнәренең апасы кайткан икән боларга, кунакка. Авыз ачып йөрмә, алып кал шуны, ди. Торган йортларын да күрсәткән иде. Түлке ул, теге ни… ирдән кайткан ди. - Бик исең киткән икән! Аларның кызы да, хатыны да бер инде хәзер. Булды, килештек! Иртәгә барабыз! - дип Салихҗанның кендегенә төрттем. - Кая? - диде Салихҗан, коты алынып.- Кая? Кыз сорарга! Салихҗан тәмам коелып төште. - Безнең синең белән буйлар бер бугай. Менә минем ак костюм-чалбарны киярсең. Икенче тапкыр өйләнгәндә туйга дип тектергән идем. Тә-әк! Аягыңа ничәнче размер киясең әле син? - Белмим шул… үзең кара инде, яшьти, - дип Салихҗан өстәл астыннан минем якка чаңгы кадәр аякларын сузды. - Һа-а! Кырык алтылы бугай болар синең. Минекеләр сыймый сиңа. Әйбәт ботинкаларың бармы?- Чуаш хатыннарыннан сатып алган өр-яңа балтырлы галошым бар… - Ну, ярар. Алары да әйбәт. Ялтырыймы? - Ялтырый. - Эһе! Яхшы транспорт кирәк була безгә. Әгәр нәсел айгырына атланып барсак, ә?… Икенче көнне Салихҗан минем ап-ак костюмнарны киеп, айгыр өстенә менеп кунаклады. Ә мин аның җигеп йөри торган ябык алашасына атландым. Авылны чыгу белән нәсел айгыры дулап кушаяклап чабып китте. Мин атланган ябык алаша да аннан калмаска тырышып бар көченә чаба башлады. Минем болай да атка атланмаганга күптән иде. Чыдарлык түгел. Әйтерсең лә бот арасына кувалда белән сугалар. Берничә минуттан күз алларым караңгыланып аңымны җуяр дәрәҗәгә җиттем. Ак күбеккә батып, безнең атлар авылга килеп керделәр. Ниндидер бер йорт янына килеп җиткәч, Салихҗан атын тезгеннән тартып капка төбенә китереп туктатты. Бераздан минем алаша да, борын тишекләрен йодрык сыярлек итеп киңәйтеп, Салихҗан каршына барып туктады. - Давай, яшьти, хәзер бөтен ышаныч синдә генә. Әйбәтләп сөйләш инде малай, теге хатын белән. Мине күбрәк макта, яме! -дип Салихҗан мине ишегалдына төрткәләп кертте. Салихҗан… - дидем мин ыңгырашып. Чыгалар, яшьти, - диде дә Салихҗан, тизрәк минем артка кереп ышыкланды. Мин ботларымны ерып баскан килеш ишегалды уртасында басып калдым. Шулвакыт ишектән Салихҗанның танышы - теге тегермәнче карт күренде. - Әй-й, кунаклар бар икән! Исән-сау гына килеп җиттегезме? - дип, култыклап диярлек безне өйгә алып кереп китте. - Тиздән менә апасы белән килен дә кайтып җитәр. Ерак чишмәгә суга киткәннәр иде, - диде ул Салихҗанга мут кына күзен кысып. Минем һаман да басып торуымны күргәч, артыма ук урындыгын китереп куйды. - Утырыгыз әйдә, читенсенеп тормагыз, - диде ул, үзе дә өстәл артына керә-керә. - Менә судан да кайтып җиттеләр, - диде бабай куркып кына. Минем белән янәшә утырган Салихҗанның дулкынланудан ишетелер-ишетелмәс кенә төшеп бетмәгән тешләре шакылдый башлады. Йа, ходаем, үзеңә тапшырдым, - диде Салихҗан. - Зинһар, матур итеп, әйбәтләп кенә сөйләш инде яшьти… Минем сөйләү түгел авыз ачарлык та хәлем юк иде. Авыртуга чыдый алмыйча кып-кызыл булып күземне идәнгә текәп утырам. Шулай күпмедер сүзсез утырганнан соң, Салихҗан кинәт үзе турыдан-туры ярып салды. - Менә, Хәйрулла абзый, кодачагызны димләп килгән идек әле, - диде ул юри хатыннарга да ишетелерлек итеп. Шунда гына мин көч-хәл белән борылып карадым. Карадым һәм… күзем акайды! Каршымда минем беренче тапкыр аерган хатыным басып тора иде! Бергә яшәгән чакта сеңлесенең безнең якка килен булып төшәчәген әйткәне дә булмады бит. Хәер, үзем дә сорамаганмындыр инде… Әллә минем мескен кыяфәтемне күреп, әллә көтелмәгән очрашудан хатыным кинәт кычкырып елап җибәрде. Мин дә үксергә тотындым. Калганы төштә күргән кебек кенә булды… Без мунчадан чыкканда Салихҗан сүгенә-сүгенә айгырына атланып, авылга китеп бара иде. Ябык алашасы терт-терт басып артыннан юыртып китте. Менә шулай итеп, җәмәгать, үзем дә сизмәстән, мин дүртенче тапкыр өйләндем. Ә Салихҗан һаман да буйдак булып йөри әле…

Аманулла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев