Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Беркемгә дә булма». Яшь кызга сөйгән егете кислота сипкән, аннары алар өйләнешкән

Кыз чак кына сукыраймый калган булган.

Төркиядә яшәүче кызга сөйгән егет кислота сипкән. Кыз чак кына сукыраймый калган. Хәзер бу кыз шушы ук егеткә кияүгә чыккан. Бу турыда Лента.ру хәбәр итте.

23 яшьлек Казим Озан Селтиике ел элек сөйгән кызы Берфин Озекка кислота сибә. Вакыйга 2019 елда була. Бу вакытта алар аерылышып йөри. Һөҗүм итәр алдыннан егет кызны кисәтә. «Әгәр миңа булмасаң, башка кешегә дә булмыйсың», — дип әйтә.

Бәхеткә, Озек исән кала. Егетне полиция тоткарлый. Аннары ул сөйгән кызына хат яза, гафу үтенә. Кыз бераздан полициядән гаризасын ала, егет белән бер-берсен яратышуларын әйтә.

Озек егетен җинаять җаваплылыгыннан котылдырмакчы булса да, суд Казим Озан Селтиикены 13 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итә. Ләкин коронавирус аркасында, законнарга үзгәрешләр кертелә, егетне төрмәдән алдан чыгаралар.

Иреккә чыккач Селтик сөйгән кызы Озекка тәкъдим ясый, кыз ризалаша. 20 яшьлек кызның гаиләсе бу никахка каршы була. «Ул безнең рөхсәттән башка кияүгә чыга. Мин аның өчен озак көрәштем, ләкин файдасы булмады», — ди кызның әтисе.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/incident/01-01-2022/berkemg-d-bulma-yash-kyzga-s-yg-n-egete-kislota-sipk-n-annary-alar-yl-neshk-n-5846169

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев