Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Без беренче өчлектә

Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин милли проектларны үтәү буенча Татарстанның беренче өчлеккә керүен әйтте.

(25 июнь, “Апастово-информ”).


Коронавирус пандемиясенә карамастан, Татарстан милли проектларны һәм федераль программаларны тормышка ашыру буенча, Россиянең лидер регионнары арасында булуын бүген Марат Хөснуллин ТАССРның - 100 еллыгына хәзерлек һәм үткәрү буенча федераль оештыру комитеты утырышында билгеләп үтте.

“Бөтен милли проектлар буенча да, Татарстан стабильле рәвештә беренче өчлеккә керә. Ул лидерлар арасында. Илебездә булган бөтен программаларда да Татарстан актив катнаша һәм һәрвакыт лидерлыкта. Без бит күреп торабыз - Казанның һәм башка шәһәрләрнең ничек матурлануын, бүген яңа төзелешләрнең мәдәни-мирас белән ничек тәңгәлләшүен дә күрәбез. ТАССРның - 100 еллыгына хәзерләнү һәм үткәрү чаралары да регионның үсешенә матур өлеш кертте.

Шунысын әйтергә кирәк: ул чаралар федераль чыганакларны алмыйча, республиканың үз мөмкинлекләре белән тормышка ашырыла”, - диде Хөснуллин.
Вице-премьер капиталь ремонттан соң, бүген ачылган Сәет-Галиев исемендәге мәдәният йортын караудан алган тәэсирләре беән уртаклашты.
“Бу бина дөнья үрнәкләре дәрәҗәсендә. Ул чын-чыннан мәдәни учак”, - диде вице-премьер.

Бүген Казан ратушасында вице-премьер Марат Хөснуллин җитәкчелегендә ТАССРның - 100 еллыгына хәзерләнү һәм бәйрәмне үткәрү буенча федераль оештыру комитеты утырышы уза. Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев