Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Без бергә” фестивале күңелләрне баета

Район мәдәният йортында республикакүләм балалар халык иҗат фестиваленең район туры үткәрелде.

(23 март, “Апастово-информ”).


Фестивальдә мәктәп укучылары, иҗатка, сәнгатькә гашыйк гаиләләр катнашты. Алар сәхнә түрендә халык җырларын башкардылар, биеделәр, нәфис сүз осталыгында сыналдылар, әкиятләр күрсәттеләр.
Фестиваль барлыгы 9 номинация буенча узды. Көчләрен сынарга барлыгы 14 мәктәп коллективы килгән иде. Фойеда исә күз явын алырлык, искиткеч матур кул эшләре күргәзмәләре урын алды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина фестивальне ачып, барлык катнашучыларга уңышлар теләде.
“Без бергә” фестивале халыкның гореф-гадәтләрен, дөньяга карашын, тарихын, күңел байлыгын чагылдыра. Балаларны, гаиләләрне укуда, тормышта, һәр эштә бердәм булырга өйрәтә, сәләтләрне ача, сәнгатькә мәхәббәт уята”, - диде ул.
Районкүләм сайлап алу турында җиңүчеләр республикакүләм фестивальдә чыгыш ясаячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев