Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бүген бакчага чыкмагыз!

Бүген, 16 апрелдә, тулган Ай Бизмән йолдызлыгында булачак. Ай тулган көнне чәчү-утырту утырту эшләрен башкарырга ярамый.

Бу көнне үсемлекләр бик “хәлсез” була, ә аларның җир өстендәге өлешенә күп итеп сут җыела. Шуңа да аларны зарарлаудан сак булырга кирәк. Тулган Ай көнне чәчәргә, күчереп утыртырга, ботакларны кисәргә, яшелчә башларын өзәргә киңәш ителми.

Иртәгә Ай акрын гына кими башлаячак. Кимүче Ай 17, 18 апрельдә Чаян йолдызлыгында булачак, чәчү, утырту эшләре өчен уңайлы көннәр санала. Бәрәңге, кишер, сарымсак, суган утырту, теплицага помидор, борыч чыгару өчен яхшы вакыт.

 

Шулай ук, теплицага укроп, петрушка, шпинат, салат, базилик кебек яшел тәмләткечләр, редис чәчеп куярга була. Кәбестә үсентеләре алу өчен теплицага орлык чәчәргә дә соң түгел әле.

Чәчәкләр үстерергә яратучыларга бүлбеле һәм суганлы чәчәкләр утырту уңышлы булачак. Бу атнада бакчага җимеш агачлары утырту өчен дә уңайлы көннәр көтелә. Тик агач, куак ботакларын кисәргә киңәш ителми.


Бакчачыларга, шулай ук, зарарлы бөҗәкләргә каршы көрәшү нәтиҗәле булачак.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2022-04-16/b-gen-bakchaga-chykmagyz-2771902

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев