Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бүген - хәтер һәм кайгы көне

Шул уңайдан “Бер минут тынлык“ игълан ителде.

(22 июнь, “Апастово-информ”).


Быел Хәтер көнендә “Бер минут тынлык” 12.15 сәгатьтә узды. Әлеге вакыт очраклы рәвештә генә сайланмады. 1941нче елның 22 июнендә Мәскәү вакыты белән шушы сәгатьтә Хөкүмәтебез фашистлар Германиясе һөҗүме турында Советлар Союзында яшәүчеләргә мөрәҗәгать сүзе белән чыккан.

Бүген бөтен илебездә шушы кайгылы көн уңаеннан, сугыш каһарманнары истәлегенә “Бер минут тынлык“ игълан ителде. Берникадәр вакытка барлык тармакларда да кыска гына вакытка булса да, бөтен эшчәнлек туктатылып торды. Ватаныбыз кешелек тарихында иң канкойгыч сугышта һәлак булучылар хөрмәтенә тын калды. Кешеләр туганнарын һәм якыннарын искә алып башларын өйделәр.

Безнең районда да бик күп урыннарда халык бер минутка тын калды. Райондашларыбыз кайгы киттергән сугыш хатирәләрен, Җиңү алып кайткан батырларыбызны искә алды. Сугышта һәлак булучыларның исем-фамилияләрен атады.

Бүген район хакимиятендә узган традицион киңәшмә дә бер минут тынлык белән башланып китте. Районның һәр оешмасында моңа бик теләп кушылдылар.
Бүген кич 19.00 сәгатьтә район үзәк ял паркында кайгылы көн уңаеннан кинофильм күрсәтеләчәк (6+). Ә 20.30 сәгатьтә батырлар мемориал комплексында сугыш каһарманнарын искә алып, хәтер шәмнәре кабызылачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев