Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Биештә янгын чыккан

Хуҗа кеше мунчасыз һәм сарайсыз калган.

(6 июль, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).


Якшәмбе көнне төнге 2 сәгать 50 минутта янгын сүндерү бүлегенә шәхси хуҗалыкта мунчага һәм сарайга ут кабуы турында хәбәр килә. Янгын сүндерүчеләр утны тиз арада йөгәнләсәләр дә, янгын зур зыян салырга өлгерә. Хуҗа кеше мизгел эчендә мунчасыз һәм сарайсыз кала.

“Янгын мунчаның төтен торбасы төзек булмавы, тиешле кагыйдәләргә нигезләнеп эшләнмәве аркасында килеп чыккан дип фаразлана”, - дип белдерде районның янгын күркынычсызлыгы бүлеге хезмәткәре Раил Кашапов.

Янгын күркынычсызлыгы бүлеге хезмәткәрләре төтен торбаларының төзеклеген тикшереп торырга, куркынычсызлык таләпләрен үтәргә, кызу вакытта мунчаларны озак итеп якмаска, игътибарсыз калдырмаска, йорт тирә-юнен даими җыештырырга, коры үләннәрдән, каты-куралардан арындырырга киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев