Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ит яхшылык, көт яманлык

Районыбызның бер авылында көн итеп ятучы, изге күңеле белән авылдашлары хөрмәтен казанган В. әби олыгайган көнендә үзе белән шундый хәлләр килеп чыгасын күз алдына да китермәгәндер. Ул бит һәрчак кешеләргә яхшылык кына эшләргә тырыша... Әбинең тынычлыгын бозган төнге чакырылмаган кунаклар турында язмыйча мөмкин түгел. 2011 елның 22 маенда кичке сәгать...

Районыбызның бер авылында көн итеп ятучы, изге күңеле белән авылдашлары хөрмәтен казанган В. әби олыгайган көнендә үзе белән шундый хәлләр килеп чыгасын күз алдына да китермәгәндер. Ул бит һәрчак кешеләргә яхшылык кына эшләргә тырыша... Әбинең тынычлыгын бозган төнге чакырылмаган кунаклар турында язмыйча мөмкин түгел.

2011 елның 22 маенда кичке сәгать уннар тирәсендә исерек хәлдәге берәү (Х.) әбинең өенә керә һәм пычак белән куркытып әбидән акча таләп итә. Һәм аның 1500 сум акчасын алгач, пычагын өстәлгә ташлап чыгып китә. Әби өеннән чыгарга куркып төн үткәрә. Икенче көнне иртәнге уннар тирәсендә Х. янәдән килеп керә һәм куркуыннан калтырап торган әбидән янә акча таләп итә. Әби кошелектагы акчасын сузып үзенә бераз булса да яшәргә калдыруын үтенә. Чакырылмаган кунак акчаны алгач өйдән чыгып китә. Әби тиз генә булган хәлләр турында күршесенә хәбәр итә.

Үзбәкстан якларыннан кайтып урнашкан, бүгенге көндә Кама Тамагы районында көн күрүче 32 яшьлек Г.ның кызына зур күләмдә чыгымнар сорый торган операция ясатырга кирәк була. Ул акча табу планын уйлый һәм эшкә керешә. 2012 елның 12 августында әлеге ханым өеннән пычак алып, кара күзлекләрен киеп, әнисе белән бергә Апас районына юл тота. В.әбинең йортына киләләр һәм капка бикле булу сәбәпле, капка башыннан төшеп хуҗалыкка үтәләр. Әнисен ишек алдында сакта калдырып Г. өйгә керә һәм әбигә пычак терәп 200 мең сум акча таләп итә. Әби биргән акчаларны әзсенеп аны буа башлый, кычкыра башлагач авызына чүпрәк тутыра. Мескен әби "алла хакы өчен җибәр" дип ялвара. Әллә Ходай рәхмәте белән, әллә әлеге ханымда әбигә карата мәрхәмәт хисләре уяна, ул әбине җибәрә, шулай да күзләрен яулык белән бәйләп калдырып өйдән чыгып китә. Әби тиз генә үзенә социаль ярдәм күрсәтүче хезмәткәргә шалтырата. Ул авыл фельдшерына хәбәр итә һәм алар әбигә беренче ярдәмне күрсәтәләр...

Тормышның ачысын-төчесен күп күргән, сугыш еллары авырлыгын кичергән, якыннарын соңгы юлга озатып бүгенге көндә ялгызы гомер кичерүче 83 яшьлек әбинең тынычлыгын пычрак җаннар бозалар. Ә бит берничә еллар элек Үзбәкстан якларыннан күченеп кайткан әлеге гаиләгә В. әби үзенең ярдәм кулын суза, күпмедер вакыт үзендә яшәтә. Яхшылыгының ничәдер еллардан соң үзенә таш булып кайтасы башына да килмәгәндер. Шулай да әби өлкән яшьтә булса да югалып калмый. Чакырылмаган кунакларга каршы тора ала, ике очракта да үзе белән булган хәлләрне хәбәр итә һәм җинаятьчеләрне кайнар эздән тотарга полиция хезмәткәрләренә ярдәм итә. Ике җинаятьче дә закон каршында җавап тотып тиешле җәзаны алдылар.

Миләүшә Гомәрова,

Апас район судьясы ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яманлык