Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Большаков: Конституциягә төзәтмәләр Бөек Җиңү турындагы хәтерне яңартырга тиеш

Илебезнең төп Законында - Ватаныбызны саклаучыларның батырлыгына хөрмәтне ныгытып куярга тәкъдим ителә.

(16 июль, “Апастово-информ“).


Конституциядәге тарихи дөреслек турындагы төзәтмәләр - киләчәк буынның Бөек Ватан сугышы геройлары хакындагы хәтерне гарантияли. Шундый фикере белән уртаклашты КФУның конфликтология кафедрасы мөдире Андрей Большаков.

“Тарихи дөреслекне яклау турындагы төзәтмә – яшь буынның социальләшүе. Тиздән Бөек Җиңүнең 80 яшьлеген, аннан 100 еллыгын каршылаячакбыз. Ул вакытта инде ветераннарыбыз калмаган була. Киләчәк буыннар бу хәтерне түкми –чәчми бар булганы, дөреслеге белән, без горурланганча, үзләреннән соңгы буыннарга да тапшырсыннар иде“, - дип ассызыклады Большаков.

“Җиңү көне Россиядә, минемчә, бар кеше хуплаган бердәнбер сәяси бәйрәм. Илебездә һәм күп кенә башка дәүләтләрдә бу бәйрәмгә бер генә төрле караш. Тик, башкача фикер йөртүче дәүләтләр булуын да беләбез“, - дип искәртте галим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев