Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәрәңгене саламга күмеп утырту буенча ЛАЙФХАК

Бәрәңге утыртыр вакыт җитеп килә. Аны утыртуның да төрле ысулларын уйлап табып торалар. Бәрәңгене саламга күмеп утыртучылар еш очрый хәзер. Бәрәңге шулай да үсәмени дип шаккатмагыз, ничек кенә үсә әле!

Бәрәңгене саламга күмеп утырту буенча киңәшләр:

  1. Туфракны эшкәртеп, иңе – 90 см, буе – 9 метр озынлыктагы түтәлләр ясыйбыз.
  2. Туфракны 10 сантиметр (ярты көрәктән кимрәк) тирәнлектә көрәк белән ярып, ике рәт ясыйбыз.
  3. Буразна төбенә бераз компост һәм көл сибәбез. Тиресне исә җирне эшкәрткәнче үк туфракка кертү кирәк.
  4. Бәрәңге орлыгын, 25–30 см ара калдырып, буразналарга тезеп чыгабыз.
  5. Буразналарны 20 см чамасы калынлыкта ярымчерегән салам белән каплыйбыз. 

Чыганак:https://vatantat.ru/2022/04/53097/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев