Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чир әле китмәгән

Коронавирус йоктыручылар саны кимесә дә, бу проблема әле җитди булып кала.

(18 апрель, “Апастово-информ”). 


Районыбызда да бу мәкерле авыру бетте дип әйтә алмыйбыз. Үзәк хастаханәнең эпидемиологик мәсьәләләр буенча баш табиб урынбасары Наталья Знатнова сүзләренә караганда, бүгенге көндә 25 кеше коронавирус белән чирли, шуларның 8се - балалар. Вакытлыча инфекция госпитале ябылу сәбәпле, кискен авыручы 4 райондашыбыз Казанга дәвалануга җибәрелде. 21 кеше амбулатор дәвалана. Коронавирус чиренә каршы вакцина һәм ревакцинация эше дә дәвам итә. 12756 кеше вакцина алган булса, шуларның 59ы балалар. Ревакцинацияне барлыгы 525 кеше узган. Хастаханәдә бүгенге көндә барлык 5 төр вакцина да бар. Пациентның теләген һәм табиб билгеләмәсен исәпкә алып, кайсы вакцинаны ясау мәсьәләсе хәл ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев