Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чирмешәндә яшәүче Таһир ага Вафин Ил башлыгының Котлау хатын алды

Хөрмәтле аксакал 90 яшьлек олы гомер бәйрәмен каршылады.

(1 апрель, “Апастово-информ”).


Үрнәк тормыш юлы үткән Таһир ага Вафин гомер көзләренең һәр мизгеленә сөенеп гомер кичерә. Янында пар канаты Нурзидә апа булу аның өчен иң зур бәхет.
“65 елга якын бергә, бер сүздә, бер уйда булып яшибез. Чөкердәшеп эшлибез, аннан кара-каршы утырып, чәй эчәбез. Аллага шөкер, балаларыбыз да кайтып йөриләр, ярдәм итәләр”, - ди Таһир абый.
Авыр хезмәт белән сыналган Таһир ага белән Нурзидә әби бүген дә хәрәкәттә. Ихата тутырып сарыклар, кош-кортлар асрыйлар. Җәен бакча тутырып яшелчә, бәрәңге, җиләк-җимеш үстерәләр.
“Әти белән әни безне кадерләп үстерделәр. Чын тәрбия бирделәр. Әле бүген дә кайгыртып торалар. Күп итеп күчтәнәчләр бирәләр”, - ди кызлары Резеда апа.
Апаста яшәүче уллары Рәшит абый белән киленнәре Халидә апа бик еш килеп йөриләр. Йорт эшләрендә ярдәм итәләр, кайгыртып торалар.
“Алар безнең олы терәгебез. Исән-сау гына булсыннар, гел шулай тигезлектә яшәсеннәр иде”, - дип тели Рәшит абый Вафин.
Таһир ага Вафин гомер бәйрәме уңаеннан бик күп котлаулар кабул итте. Район Советы аппараты җитәкчесе Ринат Гыйльфанов Ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгының котлау открыткасын тапшырып, хөрмәтле аксакалга олы хезмәте өчен ихлас рәхмәт сүзләрен ирештерде. Чирмешән авыл җирлеге башлыгы Айрат Зиннәтуллин барлык авылдашлар исеменнән ихлас теләкләрен юллады, истәлекле бүләген тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев