Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дистанцион укулар белем сыйфатына тәэсир итмәсме?

ТРның Фән һәм Мәгариф министры Рафис Борһанов көчле укучыларның Бердәм Дәүләт имтиханнарын югары балларга тапшырырга бөтен мөмкинлекләре булуларын әйтте.

(Казан, 18нче апрель, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова).
Балаларны дистанцион төстә укыту - бирелгән белемнең сыйфатына һәм БДИ нәтиҗәләренә зыян салырга тиеш түгел, дип саный мәгариф министры Рафис Борһанов. Бу хакта ул Андрей Кузьмин белән әңгәмәсендә сөйләде.
“Сүз - 9нчы һәм 11нчы сыйныф укучылары турында бара. Әлеге сыйныф укучылары үзләренең әзерлекләре өчен еш кына дистанцион белем алуны файдаланалар. Үзләренең кайсы югары уку йортларына керергә теләгәннәрен яхшы беләләр. Югары уку йортына керергә җыенганнар өчен, зур кыенлыклар булмас. Көчле укучылар, бәлки әле, имтиханнарны яхшырак та тапшырырлар. Бу билгеле, минем шәхси фикерем. Иң мөһиме - нәтиҗәләр элеккеге елларга караганда начарланмасын. Бирелгән белемнең сыйфатын саклап калу өчен тырышырга кирәк”, - диде министр.
Борһанов хәзер дүртенче чирек баруын билгеләп үтте. Бу чорда балалар үткән темаларны кабатлыйлар. Эксперт фикеренчә, дистанцион белем биргәндә балаларның өлгерешенә зыян килмәскә тиеш.
Рафис Борһанов белән әңгәмәне “События” сайтыннан укыгыз. Ә инде видеоверсиясен “Татар-информ” матбугат агентлыгының YouTube. каналыннан күрергә була. Телевизион вариантын “ Андрей Кузьмин белән галстуксыз әңгәмә” дип аталган тапшырудан шимбә көн 18 сәгать. 30 минутта һәм якшәмбе көнне 13 сәгать. 30 минутта карарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев