Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дәвеш авылы җирлегеннән килгән акъәбиләр “Балкыш” фестиваленең иң өлкән катнашучылары булдылар

Алар фестивальдә беренче булып чыгыш ясадылар.

(8 март, “Апастово-информ”).


Колгына авылында яшәүче Суфия апа Гайнуллина яшьтән үк шигърияткә гашыйк. Ул тирән мәгънәле, тормышчан шигырьләр иҗат итә. Аның дүрт китабы дөнья күргән.
- Мин гади авыл баласы. Сугыш елларында ил белән ни язган-шуның барысын да күрдем. Кычыткан, кузгалак ашы, черек бәрәнге, алабута кәтере, балтырган, кыскасы аяк астында ни үсә-шуны ашап исән калган сугыш еллары баласы мин. Гомерем буе колхозда, авылда алдынгы чөгендерче булдым. Һәрчак макталдым,- диде ул үзе турында. Акъәбинең чыгышын тамашачылар бик җылы кабул итте.
Дәвеш авылында гомер кичерүче Гөлгенә апа Исмәгыйлева тумышы белән Буа районыннан. Озак еллар сыер савучы булып эшләгән. 24 яшендә “Данлы хезмәт өчен” медале белән бүләкләнгән. Яшьтән үк җырларга яраткан. “Балкыш” фестивалендә ул һәрвакыт бик теләп катнаша.
- 7 яшемнән җырлый башладым. Сәхнәләрдә чыгыш ясадым. Һәрчак күңелемнән моң агылды. Җырлый-җырлый сыер саудым, чөгендер басуларында эшләдем. Аллага шөкер, 75 яшемдә дә моңланам әле. Гомер көзләремдә дә сәхнәләрдә чыгыш ясарга насыйп булган, - ди ул сөенеп.

#яшәавылымминем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев