Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Экология” милли проекты кысаларында, Татарстанда ике яңа урманнарны янгыннан саклау станцияләре булдырылачак

2020нче елда республикабыз урманнарда янгыннарны сүндерү өчен яңа техника сатып алачак.

(Казан, 16нчы апрель, “Татар-информ”).
Быел “Татарстан Республикасында урманнарны саклау” региональ проекты һәм “Экология” милли проекты кысаларында, Түбән Кама һәм Норлат урман хуҗалыклары базасында ике яңа станция булдырылачак.
Моннан тыш, 2020нче елда урманнарда чыккан янгыннарны сүндерү өчен 12 данә техника һәм җиһазлар сатып алыначак. Бу - 9 автоцистерна, кече урман патруле комплексы һәм югары басымлы ике янгынга каршы җиһазлар.
Бүгенге көндә урманнарда янгын куркынычсызлыгын урман хуҗалыклары каршында эшләп килүче икенче типтагы 18 станция һәм “Урманнарны янгыннан саклау үзәге” каршындагы өченче типтагы 5 станция тәэмин итә. Аларның барысы да 342 данә техника белән тәэмин ителгәннәр.
Сүз уңаеннан, урманнар республикабызда 1млн.271 мең гектар җирне тәшкил итә. Барлык республика мәйданының 17, 5 проценты дигән сүз бу. Татарстанда 2011нче елдан алып урманнарда янгыннар чыгуы теркәлмәгән.
Элегрәк, “Татар-информ” хәбәр иткәнчә, 10нчы апрельдән алып, 17нче майга кадәр республикада янгынга каршы махсус режим игълан ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев