Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Эшем һәм гаиләм бар дип куанып яшим”

Гөлия Сафина Олы Бакырчы терлекчелек фермасында эшли.

(6 март, “Апастово-информ”). 


Авылның иң уңган сыер савучыларның берсе ул. Эшкә батыр, җитез, тырыш булуы белән аерылып тора. 
“10 ел элек фермага эшкә килдем. Шул вакыттан бирле мин мал арасында. Иртәнге дүрт тулганчы фермага ашыгам. Төркемемдә 45 сыер бар. Һәрберсенә игътибар кирәк. Эшебез бар дип куанып яшибез”, - ди ул. 
Гөлиянең әнисе Гөлсинә апа да авылның иң абруйлы терлекчесе булган. Тормыш иптәше Рамил дә фермада хезмәт итә. Үз хуҗалыкларында да алар кош-кортлар үстерәләр, терлекләр асрыйлар, бакча эшен яратып башкаралар. 
Гөлия өч баласына үрнәк әни булып, үз әнисен һәм кайнанасын да кайгыртып, тормыш иптәшенә сөекле хатын булып яши белә.

#яшәавылымминем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев