Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эшмәкәрләргә ярдәм

Бүгенге көндә вирус аркасында зыян күргән бизнес вәкилләренә республикабыз тарафыннан төрле ярдәм ысуллары кулланыла.

(14 май, “Апастово-информ”).


Бүгенге көндә бизнес вәкилләренә ярдәм өчен махсус республика программалары буенча 1,3 млрд сум акча бүленгән.
- эшмәкәрләргә, әгәр, аларның 2019нчы елдагы айлык табыш белән чагыштырганда, быелгы айлык табышлары 30 проценттан артык кимегән булса, ташламалы микрозайм бирелә. Ике елга кадәр 100 мең сумнан алып, 2млн. сумгача әлеге займ беренче алты айда 1 процент еллык өстәп түләү шартларында, калган срокка Россия Үзәк банкы ставкасыннан артык булмаган процент белән бирелә.
- ташламалы микрозаймнар бирү өчен барлыгы 700 млн. сум акча каралган. Шуның 200 млн. сумы эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтү фондыннан, 500 млн. сумы республика бюджетыннан бүленгән.

Банк кредитларының процент өлешен субсидияләү буенча ярдәм тәртибе
- әгәр дә, 2019нчы елгы айлык табыш белән чагыштырганда, быелгысы 30 проценттан да артык кимегән очракта, һәм 2020нче елның март ае белән чагыштырганда, 90 процент эш урынын саклап калганда, 1млн 500 мең сумга кадәр кредитның процент түләве Россия Үзәк банкы ставкасы күләмендә субсидияләнә. Әлеге программа буенча республика бюджетыннан 100 млн. сум акча бүленгән. Моның буенча “Татарстан кече һәм урта бизнеска ярдәм һәм үстерү” программасын тормышка ашыру үзәге ярдәм күрсәтә.
- 2020нче елның апрель-май айларында азыкны һәм эчемлекләрне кулланучыга илтеп бирү сервисы аша киткән чыгымнарны каплау өчен күрсәткән хезмәт 100 процент субсидияләнә. Әлеге максатка республика бюджетынннан 28 млн. сум акча бүленгән.

“Ярдәм” - гарантия продукты
Әгәр дә эшмәкәрләрнең бурычка акча алганда, залог рәвешендә куярга әйберләре җитәрлек булмаган очракта, шулай ук ярдәм күрсәтү ысуллары бар. Мисал өчен, 3 елга кадәр срок белән 30 млн.га кадәрле сумманы алганда, еллык 0,5 процент өстәмә түләү рәвешендә кредит рәсмиләштергәндә, поручительлек ярдәме каралган.

Гамәлдәге кредит килешүләре буенча түләү срогын кичектерү
- 50 млн. сумга кадәр
- кредит килешүе срогына кичектерүгә өстәп, 120 көн.
Бурычны кичектерү һәм “Ярдәм” продукты буенча поручительлеккә Татарстан гарантия фонды 450 млн. сум акча бүлеп бирә.

Татарстан Республикасы буенча эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү фондының кайнар элемтә телефоны: 8-843 5249090.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев