Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эзләсәләр дә, кимчелек тапмадылар

Татарстан сайлау участокларында Роспотребнадзор вируска каршы бөтен куркынычсызлык чаралары да күрелгән, дип саный.

(1 нче июль, “Апастово-информ”).


Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча сайлау барышында Роспотребнадзор куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлешен тикшерде һәм бернинди дә кимчелек юклыгын әйтте. Бу хакта “Татмедиа”ның иформацион үзәгендә Татарстанның баш санитария табибы, Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

“Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы тудырырлык бернинди дә факт булмады, участокларда бөтен саклану чаралары да күрелгән”, - диде Патяшина.

Ә инде тавыш бирү башланыр алдыннан, ягъни, 25нче июньгә кадәр Роспотребнадзор хезмәткәрләренең кайбер участоклар буенча замечаниеләре бар иде. Ләкин, алар барысы да төзәтелде.

Автобусларда һәм саф һавада оештырылган мобиль сайлау участокларында, шулай ук, саклану чаралары күрелде. Анда һәр кешедән соң дезинфекция үткәрелде. Алар эшенә дә Роспотребнадзорның күрсәтмәләре юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев