Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җаваплы һәм катлаулы хезмәттә

РФ Салым хезмәтенең Татарстан буенча 8нче номерлы районара инспекциясенең Апас территориаль участогында нибары ике хезмәткәр эшли. Дәүләт баш салым инспекторы Рамил Нәбиуллин һәм дәүләт инспекторы Илсөя Заһидуллина сүзләренчә, быелның 10 аенда районда теркәлеп эшләүче юридик һәм физик затлар закон нигезендә дәүләткә 150 млн. сумнан артык салым түләгәннәр. Шул исәптән, җирле...

РФ Салым хезмәтенең Татарстан буенча 8нче номерлы районара инспекциясенең Апас территориаль участогында нибары ике хезмәткәр эшли. Дәүләт баш салым инспекторы Рамил Нәбиуллин һәм дәүләт инспекторы Илсөя Заһидуллина сүзләренчә, быелның 10 аенда районда теркәлеп эшләүче юридик һәм физик затлар закон нигезендә дәүләткә 150 млн. сумнан артык салым түләгәннәр.

Шул исәптән, җирле бюджетка 110 млн. сумнан артык салым күчерелгән. Районда барлыгы 450 юридик зат, 606 эшмәкәр бар. Гамәлдәге законнар буенча, 30 апрельгә кадәр 500 дән артык кешенең табышка 3-НДФЛ формалы декларация тапшыруы көтелә. 1 ноябрьгә физик затларның милеккә һәм транспорт чараларына, 5 ноябрьгә җир салымы түләү вакыты төгәлләнде. Законнар һәр кеше өчен бер төрле һәм аны үтәү һәркайсыбызның бурычы. Территориаль участокта икәү генә эшләсәләр дә салымнарны үзвакытында җыеп, район бюджетын формалаштыруда Р. Нәбиуллин белән И. Заһидуллинаның өлешләре зур. Инспекторлар һәркем белән аңлашып хезмәт итәләр, салымнарның үзвакытында түләнүен контрольдә тоталар. Эшләрен белеп, күңел биреп башкаралар. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан аларга уңышлар, исәнлек-саулык телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: налоговая салым