Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әфган сугышы ветераны: Мине төзәтмәләрдә чикләребезнең кагылгысызлыгы җәлеп итә

Әфганстандагы интернационал сугышчы, СВРның запастагы полковнигы Рафаэль Шакирҗанов Казанда РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүдә катнашты.

(30 июнь, “Апастово-информ“).


Конституциядәге төзәтмәләрдә - чикләрнең кагылгысызлыгы, ветераннарга социаль ярдәм күрсәтү һәм Совет халкының Бөек Җиңү турындагы тарихи дөреслекне саклау кебек мөһим мәсьәләләр Әфган сугышы ветераны, Татарстан Җәмәгать Палатасының яшьләр эшләре һәм патриотик белем бирү комиссиясе рәисе, чит ил разведка хезмәте полковнигы Рафаэль Шакирҗановны җәлеп итте. Ул моны Казандагы сайлау участогында тавыш бирү вакытында әйтте.
"Мине, хәрби кеше буларак, башка илләр дәгъва иткән чикләребезнең кагылгысыз булачагын күрсәткән төзәтмәләрнең берсе җәлеп итте. Төзәтмәләрдә, шулай ук, ветераннарга социаль ярдәм күрсәтү хакында күп әйтелә”, - диде ул.
Полковник билгеләп үткәнчә, күпләр, Бөек Ватан сугышы нәтиҗәләрен бозып, Совет халкының Җиңүдәге әһәмиятен киметергә тырышалар. Ә Конституциядәге төзәтмәләр моңа юл куймаячак.
"Илебез гражданины һәм патриоты буларак, мин төп тавыш бирүдә катнашуымны изге бурычым дип саныйм. Безнең һәм яшь буынның киләчәге төзәтмәләргә бәйле", - дип, йомгаклады сүзен Рафаэль Шакирҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев