Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Газ кертүче райондашларга субсидия биреләчәк

Субсидия 80 мең сумга кадәр, газ үткәрү һәм газ җиһазлары сатып алу чыгымнары күләмендә каралган.

( 11 март, “Апастово-информ”).


“Субсидиягә 2021 елның 21 апреленнән соң газ керткән кешеләр дәгъва итә ала. Ул йорт биләмәсе эчендә газ үткәрү һәм газ җиһазлары сатып алу чыгымнары күләмендә, бер тапкыр биреләчәк», - дип белдерделәр районның халыкны социаль яклау идарәсендә.
80 мең сумга кадәр субсидия Бөек Ватан сугышы ветераннарына, күп балалы гаиләләргә, гаилә әгъзасына 10 мең сумнан кимрәк кереме булган гаиләләргә, I һәм II группа инвалидларга һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә бирелә.
Уртача кереме 10000 сумнан 19000 сумга кадәр булган гаиләләргә исә 60 мең сумга кадәр субсидия каралган. Субсидияне алу өчен әлеге йортта теркәлеп яшәүче хуҗа кеше агымдагы елның 1нче декабренә кадәр районның социаль яклау идарәсенә мөрәҗәгать итәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев