Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гүзәл Удачина: Моңа кадәр балалар хокукларын яклау Конституция дәрәҗәсенә кадәр күтәрелмәгән иде

Татарстаннның балалар хокукларын яклаучы, илебезнең Төп канунында традицион гаилә кыйммәтләрен яклауның өстенлеген ныгытуын бик урынлы булуын әйтте.

(Казан, 23нче апрель, “Татар-информ”, Егор Никитин).
Россия Федерациясе Президенты Конституциягә тәкъдим иткән төзәтмәләр балалар һәм гаиләне яклау мәсьәләсен иң югары дәрәҗәдә ныгытырга мөмкинлек бирә.
Татарстан Республикасының балалар хокукларын яклау вәкиле Гүзәл Удачина “Татар-информ” матбугат агентлыгына шундый фикерен әйтте. Шулай ук ул Конституциягә тәкъдим иткән әлеге төзәтмәләр балалар һәм балалы гаиләләр хокукларын яклауда бик мөһим һәм вакытлы икәнлеген билгеләп үтте.
“Балаларның Россиядә дәүләт сәясәтенең иң өстенлекле юнәлешендә булырга тиешлеген Конституцион норма итеп билгеләү - зур хуплауга лаек”, - дип басым ясады Удачина. Ул, моңа өстәп, Төп канунга кертелә торган мәьсәләләрнең илебездә инде берничә ел дәвамында уңышлы хәл ителеп киленүен әйтте. Чөнки, соңгы елларда балачакны яклау сәясәтен тормышка ашыру буенча нәтиҗәле адымнар ясала.
“Моңа кадәр, әлеге мөһим мәсьәләнең Конституция дәрәҗәсенә кадәр күтәрелүе булган хәл түгел иде. Соңгы ун елда балалар мәсьәләсенең мөһимлеге кискен үсте”, - дип сөйләде Удачина. Ул әлеге юнәлештә эшнең, балалар хокукларын яклау буенча вәкилләр билгеләү институтын керткәннән соң, башлануын әйтте.
Аның сүзләренчә, Россия җәмгыятендә соңгы елларда балалар хокукларын яклау, гаилә кыйммәтләрен ныгыту һәм үзенчәлекле балалар хокукларын яклау белән бәйле мәсьәләләрнең даими күтәрелеп килүе һәм хуплау табуы уңай күренеш.
“Иң мөһиме - әлеге мәсьәләләр бездә, дөрестән дә, чишеләләр. Ә инде аларга өстенлек бирүне Конституциядә ныгыту - шул сәясәтнең аңлаешлы дәвамы булып тора”, - дигән фикере белән уртаклашты Гүзәл Удачина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев