Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Игелек җирдә ятмас

Рамазан аена нәтиҗәләр ясауга багышланган матбугат җыелышында Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равиль хәзрәт Зөфәров, “Зәкят” хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрдәнов һәм башка җаваплы кешеләр журналистларның күптөрле сорауларына җаваплар бирделәр.

(25 май, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”).


“Рамазан ае бик тиз үтеп китте. Изге аебыз бөтендөнья эпидемиясе чорына туры килде. Тик аңа карап, Рамазан аеның әһәмияте, аның рухы төшмәде. Игелекле гамәлләр, изгелекле эшләр, киресенчә, артты гына. Билгеле, халыкта илдә барган вәзгыятькә бәйле булган сораулар күп туды. Намаз, авыз ачу тәртипләре, җирләү, җеназа үткәрүләр, исем кушу буенча да мөселман халкыннан меңләгән сораулар керде”, - дип сөйләде Равиль хәзрәт Зөфәров.


Исем кушу йоласын өйдә гаилә белән генә үткәрергә, җеназа намазына барлык саклык чаралары күреп, аз кеше катнашында уздырырга мөмкинлеге әйтелде.


“Ничек кенә кыен булса да, дин кардәшләребез авырлыкны кулга-кул тотынышып үткәрергә тырышты, бердәмлек күрсәтте. Илдәге вәзгыятьне аңлап, барлык мәчетләр, дин әһелләре, мөселман халкы - барысы да сабырлык күрсәтте. Аңлату эшләре уңаеннан төрле онлайн-лекцияләр, видеконференцияләр үткәрелде.

Айларның солтаны булган Рамазан - киң колачлы изгелек аена әверелде. Барлык мәчетләр дә изге гамәлләргә бик теләп кушылды. Мохтаҗларга, мөмкинлекләре чикле булучыларга, кыен хәлдә калучыларга ифтар күчтәнәч тартмалар таратылды. Бу эшкә бик күп волонтерлар ярдәм күрсәтте. Эшмәкәрләр үзләре дә бу чорда кыенлык кичерүләренә карамастан, мохтаҗларны сөендерергә тырышты”, - дип дәвам итте чыгышын Равиль хәзрәт Зөфәров.


Татарстан Диния Нәзарәте хезмәткәрләре сүзен җөпләп, безнең район буенча да игелекле эшләр турында күп фактлар китереп була. “Зәкят” хәйрия фондыннан районыбыздагы 70 ураза тотучыга күчтәнәч-җыелмалар килеп иреште. Татарстан мөслимәләр берлегеннән районыбызда яшәүче мөмкинлеге чикләнгән, ятим, мохтаҗ гаиләләрдә тәрбиләнүче 90 балага якынча 400ләп кием-салым бүләк ителде. Игелекле, саваплы эшләр күп башкарылды. Болар барысы да “Ярдәм янәшәдә”, “90 игелекле эш” һәм башка изгелек акция кысаларында башкарылды”, - дип хәбәр итте район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев