Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ир һәм хатынны, кыз баланы үтергәннәр, үсмер кыз һәм нәни малай күршеләргә качкан

Әлеге җинаятьне исән калган үсмер кызның сөйгән егете эшләгән дип фаразлыйлар.

Омск өлкәсендә ир белән хатынны, аларның ун яшьлек инвалид кызын үтергәннәр, тагын ике балалары качып котыла алган. Бу җинаятьне исән калган үсмер кызның сөйгән егете эшләгән дип фаразлыйлар. РЕН ТВ каналы шул хакта яза.

Якынча белешмә буенча, әни кеше кызына Александр исемле малай белән очрашырга рөхсәт итми. Шуңа күрә егет үч алырга карар кыла. Әлеге версияне тикшерәләр. 

Фаҗига 22 гыйнварда була. Юрьевка авылында иртәнге якта бер өйдә өч мәет табыла. Бу - 38 яшьлек Роман, аның 36 яшьлек хатыны Александра һәм ун яшьлек инвалид кызы була. Аларны пычак кадап үтергәннәр.

Ир белән хатынның тагын ике баласы - 14 яшьлек кыз һәм аның 6 яшьлек энесе үтерүчедән качып котылган, алар өйдән чыгып күршеләрдә качкан.

РЕН ТВ белешмәсе буенча, исән калган балалар төнлә өй ишекләре ачык калуын сөйләгән. Аларның сүзләренчә, төнлә икенчеләр тирәсендә өйгә сакаллы, кара киемле ир-ат кергән. Аның кулында пычак булган. Ул өлкәннәргә пычак кадаган. Куркуга калган балалар өйдән чыгып йөгергән. Өйдә ун яшьлек Ольга гына калган. 

Җинаять эшен тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Тикшерү комитеты 45-50 яшьлек ир-атны эзләү турында хәбәр итте.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/incident/23-01-2022/ir-m-hatynny-kyz-balany-terg-nn-r-smer-kyz-m-n-ni-malay-k-rshel-rg-kachkan-5847828

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев