Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ЭШЕНӘ КАРАП ХУҖАСЫНА БӘЯ БИР

14 июльдә Чүрибураш авылы мәдәният йортында авыл җирлекләре башлыклары, мәдә­ният хезмәткәрләре катнашында җирлекләрдә социаль-мәдәни объект­ларны чистарту-төзек­ләндерү, ягу сезонына әзерлек эшләре турында сөйләшү булды. Һәр атна саен авыл җирлекләрендә узган планерка барышында да аларның ни дәрәҗәдә хәзерлекләре ачык чагыла. Тик шулай да кайбер авыл җирлекләре бу эшкә җаваплы карамыйлар икән. Район...

14 июльдә Чүрибураш авылы мәдәният йортында авыл җирлекләре башлыклары, мәдә­ният хезмәткәрләре катнашында җирлекләрдә социаль-мәдәни объект­ларны чистарту-төзек­ләндерү, ягу сезонына әзерлек эшләре турында сөйләшү булды.

Һәр атна саен авыл җирлекләрендә узган планерка барышында да аларның ни дәрәҗәдә хәзерлекләре ачык чагыла. Тик шулай да кайбер авыл җирлекләре бу эшкә җаваплы карамыйлар икән. Район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова үз чыгышында моңа тагын бер кат басым ясады. "Үзегезнең кулдан килерлек эшләрне дә тиешенчә башкармавыгыз гаҗәпләндерә. Халыкка кисәтү кәгазьләре таратасыз, ә үзегез эшли торган авыл җирлегендә, клубта үрнәк куярлык бер хезмәт тә юк. Һәр атна саен санитар көн үткәрүне тәртипкә салыгыз", - диде. Җыелышта клубларга "косметик" ремонт өчен үзәкләштерелгән тәртиптә буяулар кайтарту турында да сөй­ләшенде. 25 августка барлык мәдәният йортлары, клублар ремонтланып, кышка әзер булырга тиешлеге ассызыкланды. Ә махсус комиссия 20-24 августта барлык җирлек­ләрдә булып нәтиҗә чыгарачак.

Рәсемдә: "Киңәшле эш таркалмый ул", - дип Күк­күз, Әлмәндәр, Чүрибураш авыл җирлекләре башлыклары Рузия Низамова, Наилә Камалиева һәм Ләйсән Хәйруллина җыелыштан соң да Гөлчәчәк Мәүлетова бе­лән киңәшеп алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: встреча очрашу разговор