Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Калфакларда – күңел җылысы Югары Акхуҗада яшәүче Дамирә апа Сафиева кул һәм күңел җылысын кушып, матур-матур калфаклар тегә

Халкыбызның рухи мирасын саклауда, борынгыдан килгән күңел җәүһәрләрен яшь буынга җиткерүдә аның өлеше зур.

(21 апрель, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ).




“Уйламанда-көтмәгәндә гаиләбезгә кайгы килде. 37 ел парлы гомер иткән тормыш иптәшем Рәшитне югалттым. Шушы үзәк өзелгән чакларда, нәрсә эшләргә дә белмичә бәргәләнгәндә үземә шөгыль таптым. Хәсрәтемне кул эше белән җиңеләйттем. Сәләт әниемнән күчкән. Ул да күлмәкләр тегә, шәлләр бәйли иде. Нәрсәдер тегү, ямау, үзгәртү, яңалык өстәү миңа рәхәтлек бирә“, - ди ул.

Дамирә апа - матурлыкка гашыйк. Шуңа күрә дә аның күңеле нечкә. Юк кына әйбер өчен дә чын күңелдән шатлана, сөенә, ләззәт һәм рәхәтлек ала белә. Кул эшләре аңа күңел күтәренкелеге бүләк итә.
Бүгенге көндә 100ләп калфак үз хуҗасын, иясен тапкан. Аларны Дамирә апа якыннарына, дусларына бүләк иткән. Өйдә әле яңа теккән, хуҗабикәнең кул җылысы да суынып өлгермәгән бик күп калфаклар тезелеп тора.
Дамирә апа калфакларны матур итеп энҗе, сәйлән бөртекләре белән бизи, төрле тасмалар ябыштыра. Һәр калфак үзенчә матур, берсен-берсе кабатламаган.
Хуҗабикә чәчәкләр, гөлләр үстерергә дә ярата. Ишегалдын ясалма чәчәкләр белән, бакчаны төрле сыннар белән бизәп куйган. Матурлыкка игътибар итми мөмкин түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев