Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Карамасар авылы мәчетендә ифтар ашы узды

Районда ифтар ашлары дәвам итә.

(17 апрель, “Апастово-информ”).


Карамасар авылы мәчетенә ак яулыклы апалар, түбәтәйле абыйлар ифтар ашына җыелды. Бирегә шулай ук балалар да килгән иде. Барлыгы 30га якын мөселман катнашты.
Хатын-кызлар, ир-атлар өчен өстәлләр аерым көйләнгән иде. Кунаклар мул сыйлы табыннар артында рәхәтләнеп сөйләшеп, аралашып утырдылар. Коръән, вәгазьләр, нәсыйхәтләр, догалар, рамазан аеның фазыйләтләре белән бик күңелле узды бәйрәм. Бу хакта Гөлчәчәк Төхвәтуллина хәбәр итте.
“Ислам дине хакында аралашулар җаннарыбызны сафландыра, йөрәккә үтеп керә, күңелебезгә рәхәтлек бирә. Бик күркәм бәйрәм булды. Рәхмәт оештыручыларга”, - диде ул үзе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев