Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Каратун станциясендә яшәүче Сафура әби Салаватуллина 90 яшьлеген каршылады

Акъәбигә гомер бәйрәме уңаеннан Ил башлыгының һәм район башлыгының Котлау хатлары һәм җирлек исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды, чәчәк бәйләме бүләк ителде.

(22 гыйнвар, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”). 


Сафура әби гомер эчендә авырлыкларны да, кайгы-хәсрәтләрне дә күп күргән. Әнисе яшьли үлеп киткән. Өч абыйсын сугышка озаткан. Бәхеткә каршы, абыйлары исән-имин туган якларына әйләнеп кайткан. Чордашлары кебек үк, Сафура әбигә дә яшьтән үк ир-ат эшен эшләргә туры килә. Атын да җигә ул, урман да кисә. 
-Алабута, черек бәрәңге, кычытканны күп ашарга туры килде. Шуңа чыныгып үскәнбездер, гомерләр дә шуңа озындыр, - ди ул үзе. 
Сафура әби тормыш иптәше Госман абый белән ике ир-бала тәрбияләп үстергән. Тик, кызганычка каршы, улы Марат 36 яшендә вафат булган. Әбинең тормыш иптәше дә 46 яшендә үк дөнья куйган. 
Бүгенге көндә Сафура әби улы Ринат абый һәм килене Фәридә апа тәрбиясендә гомер кичерә. 
-Әниебез безне яшьтән ялгыз тәрбияләде. Кешедән ким булмасыннар дип тырышты. Безне укытыр өчен күп хезмәт куйды. Хәзер дә ул безгә авырлык китерми. Чәен дә куя, ашарга да көйли, - ди улы.

 #яшәавылымминем 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев