Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кайгыдан соң, бәхет килде (ЯЗМЫШ)

«Тирә-ягыбызда гыйбрәтле язмыш ияләре бихисап. Ирексездән шул язмыш ияләренә карыйсың да, ничек күтәрә икән бу барысын да дип гаҗәпләнәсең. Асиянең язмышы да гыйбрәт булсын иде», – дип, Илнар булган хәлне бәян итте.

Асия әти-әнисенең бердәнбер кызлары, әбисендә үсте. Әнисен үтергән өчен озак еллар төрмәдә утырып кайткан әтисен ул тиз генә үз итә алмады. Шуңа күрә, әтисе кызын алырга дип килсә дә, туган өенә кайтмады. Әбисе оныгын акыллы, уңган кыз итеп үстерде.   Асия үз тырышлыгы белән институтка укырга керде. Шунда булачак ире Азат белән таныштылар. Дуслаштылар, бер-берсенә гашыйк булдылар. Дүртенче курста укыганда туй уздырып өйләнештеләр. Укуын тәмамлагач, Азат хатынын әтисе-әнисе янына авылга алып кайтты. Уңган, ачык йөзле Асияне кайнанасы һәм кайнатасы яратты.   Бер-ике ел бергә яшәгәч, иске йорт сатып алып, шунда күченделәр. Әтисенә охшаган кара кашлы, кара күзле уллары Айгиз туды. Ялның ни икәнен белмәгән Азат белән Асия, тырыша торгач, кибет төзетеп, шунда сәүдә итәргә керештеләр. Тырышканнары бушка китмәде. Мул тормышта яши башладылар.   Ата-ана назын күрми үскән Асия үзен бик бәхетле сизде. Бианасы белән биатасы әти-әнисен алыштырдылар. Ире тырыш, эшчән. Менә дигән уллары үсеп килә. Сәүдә эше дә алга бара.    Әллә бәхетенә үзе күз тидерде, әллә язмыш сынавы булды: ире Азат гаиләдән бизә башлады. Кибетләрендә чая кыз Гөлназ эшли башлагач бөтенләй үзгәрде ул.    Башта берни сизми йөргән хатынның ирен шул кыз белән тоткач кына күзләре ачылды. Асия иренең хыянәтен бик авыр кичерде. Борчылудан кара янды, ябыкты. Шулай да, гаиләләрен саклап калу өчен, нәфрәтен басып, ирен өйдә яхшы каршы алды, тиешенчә эшкә озатты. Азатның ата-анасы үгетли торгач, хатын ачуын сиздермәгәч, аралары җайланган да кебек иде. Бер-бер артлы тагын ике кыз тудырды Асия. Гайбәт сөйләргә яраткан авыл халкы бу хатын ирен балалар белән тотмакчы була дип сөйләсә дә, хатын бәхете өчен көрәшен дәвам итте.    Гөлназга да яңа «хуҗа» табылды. Үзеннән әллә ничә яшькә олы, гаиләле, хәлле генә ирдән малай табып, шул бала исәбенә мул гына яши башлады.   Йөрәгендә иренең хыянәте салган яра сулкылдап-сулкылдап алса да, тормышлары көйләнгән кебек иде. Үзе дә уңган, кешене дә эшләтә белгән Азат, кибетләреннән тыш, резина-пластик әйберләр ясый торган табышлы эш ачып җибәрде. Тик бер киселгән ипи кире ябышмаган кебек, Азат белән Асия арасындагы бәхет кенә тиз җимерелде.    Яше кырыктан узса да, гәүдә-тәне һаман яшь кызларны сораган Азат тагын кырын юлга керде. Гөлназга башта кагылып-сугылып кына йөрде дә аннан яшәргә үк күчеп китте. Үзенең өч баласын ташлап, кеше баласын үстерә башлады. Үз балалары янына килгәләп йөрсә дә, Асия аны күрмәмешкә салышты. Тагын өметен өзделәр бит. Асия олы улын армиягә озатып, ике кызында юаныч тапты. Шулай да ирен аңларга тырышты ул. Кем кирәк аңа? Нигә ире шулай мыскыл итә аны? Асия уңган да, тәртипле дә, йөз-кыяфәте, гәүдә-сыны да килешле генә. Нәрсә тапты икән ул Гөлназда? Төннәрен хатын шул сорауларга җавап эзләде.    Ире ташлап киткәч үзен дөньяда иң бәхетсез кеше дип санаган хатын чын бәхетсезлекнең ни икәнен белми иде әле. Хәрби хезмәттән яңа гына кайткан уллары Айгиз бик кыйбатлы машина бәрдереп асылынып үлде. Ата белән ана, үз тормышлары белән мавыгып, улларын коткарып кала алмадылар. Асия өчен кайгылы көннәр башланды.   Бала кайгысын әйтеп аңлата торган түгел. Ул хатынны аяктан екты. Барлык кайгы-кыенлыклары белән Асия ялгызы калды. Азат балаларына акчалата биргәндә бирде, бирмәгәндә юк. Җимерелеп барган йортларын да карашмады. Башта киленнәрен бик яраткан биатасы белән бианасы да Асиягә кырын карый башладылар. Оныклары Айгизнең асылынуын да Асиядән күрделәр.   Асиянең үзенең дә элмәккә менәсе килгән чаклары күп булды. Алма кебек улы белән бергә яшәү мәгънәсе дә югалды. Кайчандыр бәхет нуры балкыган йортларында тынычлык бетте. Ничә тапкыр чыгып китәм дип талпынса да, акча юклыгы туктатты.    Беркөнне аны үзләреннән өч йорт аша гына яшәгән Фәүзия чакырып алды. Ул өйдә үзе генә түгел иде. Ишегалдында шак-шок килгән уртача буйлы, чал чәчле, таныш булмаган ир-егетне күргәч кире чыгып китәргә ымсынган Асияне хуҗабикә өенә алып керде.   Ишегалдындагы ир кергәнче Асиянең колагына: «Туганым Харис. Ике ел элек хатыны үлде», – диде. Аннары кунакларны чәй өстәле артына утыртты да, өйдән чыгып китте. Ир эшне тиз тотты.   – Күпне күрдең, сынмадың, сыгылмадың.    Асиянең сораулы карашын тоеп, үзе хакында берничә җөмлә әйтте. Үзенә тормыш көтәрлек, ышанычлы хатын-кыз эзли икән.   – Минем белән бик җиңел булмас шул сезгә. Тормыш йөгем бик авыр шул минем, – дип кенә әйтә алды аңа хатын.   Башта берни дә вәгъдә итмәгән Асия, Харис белән аралаша торгач, элеккеге ире Азатның янауларына карамыйча, ике баласын алып яңа ире янына күчеп китте. Бүген аннан да бәхетле кеше юк.   (Исемнәр үзгәртеп бирелде).

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=36445

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев