Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кече Болгаерда – китап бәйрәме

Халык сәнәгате, материаль булмаган мәдәни мирасны саклау елы уңаеннан, Кече Болгаер китапханәсендә Гөлүсә Гайфуллинаның “Минем китапханәм“ китабын тәкъдим итү кичәсе узды.

(4 апрель, “Апастово-информ“).


Районның иң читендә урнашкан Кече Болгаер китапханәсе тулы тормыш белән яши. Биредә төрле кичәләр, чаралар уза. Китап укучылар да китапханәгә теләп килә. Инде китапханәче Гөлүсә Гайфуллинаның тагын бер хыялы тормышка ашты. Ул Олы Болгаер авылында туып-үскән, олы җанлы китапханәче Әнсар Галиев иганәчелегендә “Минем китапханәм“ җыентыгын бастырып чыгарды һәм аны авыл халкына, хезмәттәшләренә тәкъдим итте.
“2019 елда үзәк китапханә тарафыннан “Минем китапханәм тарихы“ бәйгесе оештырылды. Китапханә тарихы миңа чыннан бик кызыклы булып тоелды. Кече Болгаерның иң өлкән кешесе Зәйнәп әби Мөхәммәтзакирова, Хәлимә әби Исмәгыйлевалардан сорашып, үткәннәрне кәгазь битенә төшердем. Апас туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногмановка мөрәҗәгать иттем. Шулай итеп кечкенә генә җыентык барлыкка килде. Әнсар абый Галиев ярдәме белән ул китапка әверелде. Минем яшерен хыялым тормышка ашты“, – ди автор үзе.
Кичәдә Гөлүсә Гайфуллина турында бик күп матур сүзләр яңгырады. Аның чын иҗат кешесе, уңган хуҗабикә, тугры, ярдәмчел дус, ару белмәс хезмәткәр булуына басым ясалды. Җитәкчелек, элеккеге һәм бүгенге хезмәттәшләре зурлады, олылады үзен.
Китапны тәкъдим итү кичәсе һәм Гөлүсә Гайфуллинаның эшчәнлегенә багышланган язма “Йолдыз“ битләрендә урын алыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев