Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кечкенә Салават әнисе белән чебиләр үстерәчәк

1 июньнән 10 июньгә кадәр 2020 елның икенче яртыеллыгы өчен “Йолдыз“ (“Звезда“) газеталарына ташламалы бәядән язылучылар арасында лотерея уйнатылды.

(28 июнь, “Апастово-информ“).


Ташламалы чорда язылучылар кабат чеби һәм үрдәкле булды.
Бройлер чебиләрен Каратунда яшәүче Гөлнара Хаҗиева, Апастан Розалия Исмәгыйлева отты.

Отышлар “Йолдыз“ны иң күп яздыртучы почтальоннар арасында да уйнатылды.
Розалия Исмәгыйлева район мәгариф бүлегендә эшли. "Йолдыз"ны ел саен беренчеләрдән булып яздыра.
Кечкенә улы Салават та чебиләрне күреп сөенде. Җәйге каникулда аларны рәхәтләнеп үстерәчәген әйтте.
Отышлар өчен кош-кортларны Болынбалыкчыдан Кәлимуллин крестьян-фермер хуҗалыгы, Морзалардан Галиуллиннар гаиләсе тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев