Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Кешеләргә ярдәм итүем белән бәхетле мин”

Акхуҗа авылы фельдшеры Гүзәл Гыйләҗеваның эш сәгате - тәүлек әйләнәсе. 19 елга якын өч авылда яшәүче 267 кешегә хезмәт күрсәтә ул.

Көнгә чыккач авыл фельдшерының мәшәкате чыгып кына тора. Бер-бер хәл булса - иң беренче ярдәмне күрсәтү, прививкаларга чакыру, диспансеризация вакыты җитсә район үзәгенә җибәрү, өлкән кешеләрнең хәлен белешеп тору - барысы өчен дә җавап бирергә кирәк. Үз һөнәренең остасы Гүзәл ханым елмаюлы карашы, тәмле сүзе белән дә дәвалый, төпле киңәшләрен бирә, тынычландыра белә. 
“Кешеләргә ярдәм итүем белән бәхетле мин. Соңгы вакытта эшебез тагын да катлауланды. Бүгенге көндә ныклап прививка ясату белән дә шөгыльләнәбез. Моның өчен халык арасында аңлату эшләре алып барабыз, вакцинаның мөһимлеген искәртәбез”, - ди Гүзәл үзе. 
Гүзәл тормыш иптәше  Рөстәм белән игезәк балаларын - Әмир белән Самирны тәрбиялиләр. Өендә дә уңган булган хатын ул. Балаларына оекбаш-бияләйләр бәйләргә, гөлләр үстерергә ярата, бакчасында яшелчәсе дә мул булып үсә.

#яшәавылымминем

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев