Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Халык рәхмәте яшәтә дә, яшәртә дә”, -ди ак халатлы игелек иясе

Апаста яшәүче Фатих Хәйдәров 51 ел гомерен медицина өлкәсенә багышлаган. Ул - Сәламәтлек саклау отличнигы, Татарстан Республикасының Атказанган табибы исеменә ия. Шулай ук операцияләр ясау буенча фәнни эшләр авторы да.

Фатих Хәйдәров кечкенәдән халык сәламәтлеге сагында торуның нечкәлекләрен, шул ук вакытта авырлыкларын да күреп, аңлап үсә. Мәктәпне тәмамлауга әтисе Фәйзрахманның һөнәрен дәвам итү теләге белән медицина институтына юл ала. Әлбәттә, укыганда да төп киңәшчесе, юнәлеш бирүчесе әтисе була.

Беренче хезмәт көне, беренче операция... Алар инде ерак еллар артында калган. Бүген Фатих Хәйдәров бик күп райондашларга дәва өләшкән, яшәү бүләк иткән, өмет өстәгән тәҗрибәле хирург-уролог. Шул ук вакытта райондашлар һәм хезмәттәшләре күңелендә яхшы фикерләр генә калдырган җитәкче дә. Ул 14 ел дәвамында баш табиб вазифаларын башкара. Һәркемгә карата игътибарлы, ихтирамлы булуы белән дә аерылып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев