Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хатирәләр кабат яңара

Тиздән Бөек Җиңүнең 75 еллыгы җитә. Сугышта катнашкан ветераннарыбызның, тыл хезмәтчәннәренең, сугыш чоры балаларының хатирәләре кабат яңара. Шулар арасында яу кырында ятып калган әтиләрен, туганнарын күз яшьләре белән искә алучылар да бар.

(15 апрель, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”).


Бүгенге көндә Каратунда гомер итүче Фатыйма апа Сираҗиева да дәһшәтле Бөек Ватан сугышында сөекле абыйсын югалткан. Туганы хакында искә алып һәм күңеле тулып редакциябезгә шалтыратты ул.
“Без биш бала туып үстек. Авыр еллар булса да, әти-әни тегезлегендә, зарланмыйча, тату яшәдек. Абыем Равиль Баһаветдинов бик яшьли армия сафларына алынды. 1942нче елның дәһшәтле еллары иде ул. Башта абыем урман эчендә урнашкан Суслонгер хәрби лагеренда өйрәнүләр узган”, - дип сөйли Фатыйма апа.
Суслонгер лагеренда бик коточкыч күренешләр булган ул вакытта. Моны тарихи истәлекләрдән дә укып беләбез. Ачлык-ялангачлыктан, төрле чирдән, салкыннан өшеп, сугышка да кереп өлгермәгән бик күп яшьләр бер-бер артлы кырылып барганнар. Вафат булучыларның саны әле дә төгәл билгеле түгел.


“Абыема ул вакытта 17 яшь кенә иде. Әниебез аны азмы-күпме ашатырга дип 6 мәртәбә янына барды. Абыем әнинең итәгенә сарылып, авырлыкларны сөйләп, бик күп елаган. Соңгы баруында очраша алмаганнар. Абыем сугышка киткән. Яу кырының иң кайнар нокталарында батырларча көрәшкән ул. Боларны искә алганда йөрәгем әле дә әрни”, - дип дәвам итте үз истәлекләрен Фатыйма апа.


Равиль Баһаветдинов канкойгыч көрәшләрнең берсе саналган Ржев астындагы бәрелешләрдә катнашкан. 19 яшендә яу кырын миналардан чистартканда һәлак булган. Батырның истәлеге якыннарының күңелендә әле дә саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев