Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хайваннарга җаваплы караш Конституция белән ныгытылып куелырга тиеш, дип белдерә эксперт

Үсеп килүче яшь буынны дөрес тәрбияләү аша хайваннарга гуманлы караш формалаштырып була.

(10нче июнь, “Апастово-информ“).


“Яңартылган Конституциядә Россия Хөкүмәтенең җәмгыятьтә хайваннарга җаваплы караш турындагы бурычларын ныгытып кую - бу бик дөрес юнәлеш“, - дип саный Казан котокафе директоры Ольга Александрова.

“Бу дөрес адым. Тик, иң мөһиме – хайваннарга карашны тәрбия аша гына үзгәртеп була“, - дип билгеләп үтте Александрова.
Аның сүзләренчә, үсеп килүче яшь буынга дөрес тәрбия биреп кенә, аларда хайваннарга гуманлы караш формалаштырып була. “Балалар хайванннар белән күбрәк аралашкан саен, алар үзләрендә кешелеклелек сыйфатларын тәрбияли алалар“, - дип тә өстәде котокафе директоры.

Төп Законның 114нче маддәсенә тәкъдим ителгән төзәтмәләр нигезендә, Россия Хөкүмәте илебезнең уникаль табигый һәм биологик төрлелеген саклап калуга, җәмгыятьтә хайваннарга җаваплы караш формалаштыруга юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыра алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев