Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хәбирә әби Җиһаншина кызына чәйне җимешләп үзе сала

Иске Йомралы авылында гомер итүче Хәбирә әби Җиһаншина 102 яшен каршылады.

(2 июль, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”).


82 яшьлек кызы Сабирә әби белән икесенә бергә ике гасырга якын гомер кичергәннәр алар. Бүгенге көндә, шундый өлкән яшьтә булуларына карамастан, йорт-җирләре пөхтә итеп җыеп куелган. Тавык, казын да асрыйлар. Сабыр гына көннәрен үзләре күрәләр.

Хәбирә әбинең күзе күрә, аягында йөри, үз аңында. Колагы ишетмәсә дә, үзен гасырдан артык туган көне белән тәбрикләп килгәннәрен аңлап, кат-кат рәхмәтен дә әйтте.

24 яшендә тол калып, тормышның ачысын-төчесен күп татыган, заманында урман кисү, окоп казулар кебек авыр хезмәтләр башкарган Хәбирә әби Җиһаншинага туган көне уңаеннан, район башлыгының котлавы ирештерелде, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев