Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Хезмәтемнән ямь табам”

Болынбалыкчы авылыннан Ләйсән Җәләлиеваның мәдәният өлкәсендә эшли башлавына 15 ел узган.

(8 март, “Апастово-информ”).


Үз һөнәрен чын йөрәктән яратып, халыкка рухи азык өләшүенә сөенеп хезмәт итә ул. Үз хисләрен Ләйсән шигырь юлларына салган.
Һәрбер кеше бәхет төшенчәсен
Аңлыйдыр ул бәлки үзенчә.
Тату гаиләң, сөйгән эшең -
Үзе бәхет бит ул минемчә.
Һәрбер әни кебек мин яратып
Тәм-том белән сыйлыйм гаиләмне,
Таба эшләремне авыз иткәч,
Ирем әйтә: "Ай- һай, бик тәмле!"
Кул эшләре җанга рәхәт бирә
Бәйлим, чигәм, вакыт булганда,
Гөлләремә карап илһам алам
Дәва табам күңелем тулганда.
Күңел биреп тыңлыйм җыр-көйләрне,
Матурлыкка күңел омтыла.
Халык җырларында сихри-моңнар
Тыңлап кайгы-сагыш онытыла.
Хезмәтемне сөям, мәдәният йортымны,
Әйтерсең лә киләм бәйрәмгә.
Балаларның шау-гөр килүләрен
Сагынып йөрим кайчак ялларда.
Дөнья гизеп, чит илләрдә булмасам да,
һәрбер көнем минем хезмәттә.
Мин бит беләм: бары тырыш булсаң гына
Лаек була кеше хөрмәткә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев