Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хокукчы китап укый

Татарстанның балалар хокукларын яклау буенча вәкиле Гүзәл Удачина “Бергә китап укыйбыз” республикакүләм акциясенә старт бирде.

(26 май, “Апастово-информ”).


25нче майда республикада “Бергә китап укыйбыз” акциясе старт алды. Балалар хокукларын яклау буенча вәкил һәм оешма хезмәткәрләре ул акциядә катнаштылар. Республика балаларының баш хокукчысы акцияне башлап, Александр Грин язган “Алые паруса” повестеннан өзек укыды.
Әлеге акциягә беренчеләрдән булып, республиканың мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов кушылды. Ул Габдулла Тукайның “Шүрәле” поэмасыннан өзекне татарча укыды.


Әлеге акциядә теләгән һәркем катнаша ала. Балалар бик теләп әкиятләр укыйлар, әбиләре, әниләре, апалары һәм абыйлары белән төрле әсәрләрдән өзекләрне яратып тыңлыйлар.


Акциядә катнашу өчен бер минуттан да артык булмаган видео төшерергә кирәк. Анда автор үзе, яки гаилә членнары белән бергә шигырь, хикәя, әкият укырга мөмкин. Ә инде видеоны Instagram һәм “ВКонтакте” челтәрләрендә #читаемдетямрт хэштегы астында 20нче августтан да соңга калмыйча урнаштырырга кирәк.
Бик уңышлы дип табылган эшләр “Татарстан республикасы балалар оешмалары Советы”ның һәм Татарстанның балалар хокукларын яклау буенча вәкиленең бүләкләренә лаек булачаклар.


Әлеге акция Татарстан республикасының балалар хокукларын яклау буенча вәкиле инициативасы буенча үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев