Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хуш уку елы, исәнме җәй

Районыбызның 167 беренче сыйныф укучысы өчен тәүге уку елы тәмамланды.

(22 май, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”).


Бүген районыбызның күп мәктәпләрендә беренче сыйныфлар өчен онлайн рәвештә тәүге мәртәбә соңгы кыңгырау чыңлады.


Апас урта мәктәбенең беренче сыйныф укучылары өчен дә бүген соңгы уку көне иде. Быел мәктәпнең беренче сыйныфын барлыгы 65 укучы тәмамлады. Бу хакта директор урынбасары Эльвира Хикмәтова хәбәр итте.


“Бүген укытучылар алар өчен онлайн рәвештә “Соңгы кыңгырау” бәйрәменә багышлап класс сәгатьләре үткәрделәр. Балаларга бәйрәм кәефе бүләк итергә тырыштылар. Класс сәгате иң элек укытучыларның уку елына нәтиҗә ясаулары белән башланып китте. Аннан укучыларга куркынычсызлык таләпләре турында сөйләнде. Балаларга җәйге каникулларда сак булырга, әти-әниләрне тыңларга киңәш ителде. Балалар исә тәртипле булырга, ялларын матур һәм файдалы уздырырга сүз бирделәр. Соңыннан сәнгатьле итеп шигырьләр укыдылар, уен рәвешендә яңа уку елына аяк басарга әзер булулары хакында белемнәрен сынап карадылар”, - дип сөйләде Эльвира Хикмәтова.


Бәйрәмгә багышланган класс сәгатенең икенче өлешендә укытучылар балаларга сәламәтлекләрен ныгыту өчен физик күнегүләр белән шөгыльләнергә, җиләк-җимеш, яшелчәләр ашарга, күбрәк китаплар укырга, алган белемнәрне кабатлау турында киңәшләрен бирделәр. Ата-аналарның, дәү әни һәм дәү әтиләрнең уку елында, аеруча дистанцион уку чорында һәрчак ярдәм итүләрен билгеләп үттеләр. Ата-аналар комитеты да укытучыларга матур теләкләр теләде, ныклы белем бирүләре һәм балаларга булган җылы карашлары өчен рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев