Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Киң күңелле сатмышлылыр чишмә тирә-юнен тәртипкә китерде

Сатмыш авылы үзәгендә урнашкан чишмә тирә-юне төзекләнде һәм чистартылды.

(21 май, "Апастово-информ").

Авыл халкы, яшьләр тирә-юнен төзекләндерүгә зур өлеш кертте. Көз көне тирәсе агачлардан, каты-курадан чистартылды. Яз көне яңа үсентеләр утыртылды, тирәләп алынды. Бу хакта авыл җирлеге башлыгы Равилә Сибгатова хәбәр итте.

Күпләр чишмәнең тәмле суын эчә. Әлеге изге урынны чиста-төзек тотуны сатмышлылар бурычлары итеп саный.

"Авыл яшьләре Илдар Сәгыйровка, Рәис Әхмәтҗановка зур рәхмәт. Алар башлап йөрде,авыл халкы кутәреп алды.Чишмә суының тәмен, сихәтен аңлаучыларны чишмәгә чакырабыз, шул ук вакытта чисталык сакларга да өндибез", - ди авыл халкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев