Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кильдураз станциясеннән Нина апа Елистратова 90 яшьлек олуг юбилеен каршылады

Ул Ил башлыгының, район башлыгының Котлауларын кабул итте һәм җирлек исеменнән дә хөрмәтләнде.

(1 март, “Апастово-информ”).


Нина апа Елистратова тормыш юлында бик күп авырлыклар кичергән. Балачагы, яшьлеге сугыш һәм сугыштан соңгы елларга туры килгән.
“9 яшемнән колхоз хезмәтенә җигелдем. Колхозда бер ир-ат та калмады, барысы да фронтка дошманга каршы көрәшкә китте. Сыерлар, сарыклар көтүе дә көттем, лабагрейкада да эшләдем. Эшләмәгән эшем калмады”, - ди Нина апа.


Нина апаның язмышы бик күпләргә үрнәк булып тора. Фаҗига килеп чыгып сәламәтлеге какшаган әнисен дә караган ул. Үз куенына ятим баланы да сыендырган. Аны бар күңел җылысын, ана назын биреп тәрбияләгән. Бүгенге көндә бердәнбер кызы Ленаның, оныкларының тормышына сөенеп, алардан кадер-хөрмәт тоеп гомер кичерә.

#яшәавылымминем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев