Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Коронавирус чирен дәвалау өчен Татарстанда катастрофик хәлдә кан плазмасы җитми

Табиблар коронавирус чиреннән терелүчеләрне хәзер авыручыларга ярдәм өчен кан тапшырырга чакыралар.

(22 июнь, “Апастово-информ”).


Коронавирус чире белән авырып терелгән кешеләргә бүген авыручыларны коткарып калу өчен, кан тапшырырга өндиләр. Бу хакта “Татар-информ” матбугат агентлыгында узган пресс-конференциясендә Республика Сәламәтлек Саклау министрлыгының штаттан тыш терапевты, РКБ терапевтик клиникасының башлыгы Диана Абделганиева белдерде.

“Коронавирус чирен дәвалау турында сөйләгәндә, авыручыларга ярдәм итәрлек теләсә нинди ысул яки препарат бүген бик зур әһәмияткә ия”, - диде Абделганиева.

Республика Сәламәтлек Саклау министрлыгының штаттан тыш анестезиология һәм реаниматология буенча баш белгече, РКБның анестезиология һәм реанимация клиникасы шефы Айнагуль Баялиева, республика буенча тулаем алганда да, коронавирус чире белән авыручыларга плазманың катастрофик хәлдә җитмәвен әйтте.

“Плазмага ихтыяҗ бик зур. Ә донорлар көннән-көн азая”, - дип аңлатты Баялиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев