Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Котычкыч! Ике кеше янып үлгән

Бүген иртән «101» янгын сагы чакыру номерына Яшел Үзән районының Яңаниколаевск бистәсендә ике катлы йорт януы турында хәбәр килә. Янгын сүндерү машиналары килеп җиткәндә, ут инде бинаны тулысынча камап алган була. Тулырак: https://www.matbugat.ru/news/?id=35973

Бүген иртән «101» янгын сагы чакыру номерына Яшел Үзән районының Яңаниколаевск бистәсендә ике катлы йорт януы турында хәбәр килә. Янгын сүндерү машиналары килеп җиткәндә, ут инде бинаны тулысынча камап алган була. Алты кеше үзләре урамга чыгып өлгерә. Бер кеше зыян күрә. Аны Республика клиник хастаханәсенә алып китәләр, дип хәбәр итә Татар-информ.   Янгын сүндерүчеләр йортның икенче катының торак буларак файдаланылуын ачыклый. Анда йорт хуҗалары һәм тагын дүрт кеше яшәгән. Беренче катта кафе һәм кибет урнашкан булган.    Янгын сүндерүчеләр бинаның икенче катында кеше мәетенә тап була. Аның шәхесе ачыклана. Бераздан икенче кешенең дә мәете табыла.   Янгын мәйданы 150 квадрат метрны тәшкил итә. Фаҗиганең сәбәбе — электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу. 

Чыганак: https://www.matbugat.ru/news/?id=35973

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев