Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күрше хакын хакласаң...Хикәя.(Дәвамы бар)

Таякка таянып, аякларын җирдән өстерәр-өстерәмәс кенә атлаган әби, көч-хәл белән яныма кереп утырды да: “Уф, Аллам, бирче сабырлык!“ – дип куйды.

Ак яулыклы, инде кеше гомеренең күп өлешен ваклаган әбине уфтанырга нәрсә мәҗбүр итә соң, дип уйларга да өлгермәдем: “Йә, кызым, әйт, мин кая барыйм, кемнән ярдәм сорыйм?“ – дип өстәде. Чарасызлык алдында калуын ачык аңлатып күзләренә яшь тулды. Аннан карашын түбән иеп, миннән ниндидер җылы сүз, ярдәм көткәндәй тынып калды.

Бу очракта сүзләр урынсыз булуын белә идем. Сабыр гына әбинең хәл алып, бәйнә-бәйнә үзе сөйләгәннәрен көтәргә булдым. Ә ул: “Менә, кызым, нишләттеләр бит!“ - дия-дия сумкасы тулы кәгазьләрен актара бирде. Саргаеп беткән кәгазьләр һәм бер төргәккә бәйләнгән документлары. Кәгазьләре арасында үзен, гаиләсен, кызын мактап язган газеталар да, алдынгылыкны алган өчен бирелгән Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары да бар. Таслап-таслап аларны бер күчкә өя һәм тарихлары белән таныштыра барды яңа танышым. Үзе һаман да нәрсәдер актарды, нидер эзләде. Ахыр чиктә, әле саргаерга да өлгермәгән, шакмаклы ярты дәфтәр бите тартып чыгарды. Аны башта үзе тагын бер кат карап алды, аннары миңа сузды.

– Менә шушы кәгазь мине юкка чыгарды да инде кызым. Кешелектән чыгарды. Бөтен сәламәтлегемне алды. Төн йокыларым качты. Мин күргән хәсрәтләр өстенә менә шушы борчу гына җитмәгән иде. Хәзер мине йортымнан куалар. Кызым, син укыган кеше, зинһар ярдәм ит, – диде әби һәм күз яшьләре аша белгән догаларын укырга кереште.
Берни дә аңламыйча, кәгазь буйлап күз йөгерттем. “Мин, Карадугач авылында яшәүче Әюпова Бәдрия, Әхтәмовларга поручитель булырга риза һәм якын беркемем дә булмау сәбәпле, алар тәрбиясендә яшим“, – диелгән әлеге кәгазьдә.

Әби сүзләренчә, Әхтәмовлар, үз эшләрен башлап җибәрергә дип зур суммалы кредит алганнар. Пенсиясе булган әбине һәм тагын бер күршеләрен поручитель итеп рәсмиләштергәннәр. Бер ел буе әйбәт кенә түләп барганнан соң, эшләре кинәт кенә түбән тәгәрәгән. Әхтәмовлар ай саен түләнергә тиешле акчаны банкка кайтара алмагач, суд карары белән түләү эше поручительләргә йөкләнелгән. Банк исә карт әбине чакырып тормаган, шушы расланган кәгазь буенча гына кул куйдырган. Мөгаен, бу юлы да кемнең кесәсенә саллы гына акчалар шуып кергән. Юкса, бик кирәк чакта да, банк юлын таптап атналар уза, анда да әле кредитны ялындырып кына бирәләр. Поручитель булырга ризалашкан вакытта әби үзе дә ничә мең аласыз дип сорый белмәгән. Чөнки үзе ачлы-туклы яшәгән вакытларда да кемнәндер, каяндыр бурычка акча алып торуны белмәгән. Әбине иң әрнеткәне шул: аның яныннан чыгып тормаган, яккан мунчаларыннан, пешергән ашларыннан калдырмаган мәрхәмәтле күршеләре хәзер аның барлыгын да белмиләр. Кереп хәл сорашу, ярдәм итү түгел, сәламен дә алмыйлар, исәнләшергә дә теләмиләр. Гүя алар бурычка батканга әби гаепле. Әбинең “гаебе” шунда: ул күршеләренә үз бурычларын үзләренә түләргә кушкан, “яхшылыкны” белмәгән, ярар инде мин яшисен яшәгән димәгән.

– Без хәзер суд залларында гына күрешәбез инде. Анда гафулар сорап, үзләре түләргә вәгъдә бирәләр дә, өйгә кайту белән мин бөкре шайтанга әвереләм. Бераз түз инде, аякка баскач кайтарабыз дип җаема торсалар да ярар иде. Күршемдә кем яшәгәнен гомер буе белмәгәнмен бит мин, – дип өзгәләнә-өзгәләнә күз яшьләрен сөртте әби. Үзе бертуктаусыз:

– Алдандым, алдандым, – дип кабатлады. – Шул бер кәгазь кисәгенә кул куймаган булсам, бүген үз пенсиям үземә җиткән булыр иде. Тәмле телләренә алдандым. Кешенең эчен ярып карап булмый шул...
Ни дияргә дә белмәдем. Әби хәлендә калучылар турында күп ишеткәнем бар иде. Банк кәгазьләрен укымыйча кул куймагыз дигән кисәтүләр дә еш яңгырый. Тик, гомер буе гадел юл белән яшәгән авыл апай-агайлары үзләре дә беркатлы һәм тиз ышанучан шул инде алар. Гел кешегә ярдәм итеп торасылары килә. Элек-электән күрше-күршене бәяләп яшәргә күнеккән.

Гомер буе авылда авыр хезмәт белән кыйналган, озак еллар дуңгызчылык өлкәсендә эшләгән әби бүген 8 мең сум пенсия ала икән. Юк кына хезмәт хакына ачы таңнан торып, фермага барган, күпчелек эшне кул хезмәте белән башкарган заманнарны кичергән кеше өчен 10 меңгә дә тулмаган пенсия бик аз, билгеле. Тик шулай да, ай саен кулына ул кадәр акча керүенә канәгать булып яши биргән булыр иде әле. Хәзер менә суд карары белән 5 меңгә якыны күршесе бурычы өчен басылып кала, айлык түләүләргә калганы җитсә дә, тамак дигәнең дә бар бит әле. Ут-газ өчен түләмәсәң, өзәбез дип киләләр, мунчасы өчен утынын да аласы килә, тавыклар өчен бодае да кирәк. Ә инде суд кушканны үтәмәсәң, йортыңнан куып чыгару, аны сату белән яныйлар. Гомер буе яшәгән нигезен ташлап, картлар йортына китүдән дә бик курка Бәдрия әби.

- Тынычлап үз нигеземдә үләргә ирек бирсеннәр иде. Мин бит инде өй түрендә дога укып кына утырыр яшьтә, суд юлында йөрер чагым түгел. Яшьләр ник шундый мәрхәмәтсезгә әйләнде соң? Аның бит Законнары да алар ягында, - дип әрни-әрни сөйли ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев